
Минутларны ник саныйсың, Вакытың бик тар мәллә? Тәрәзәдән ник карыйсың, Җиккән атың бар мәллә? Әллә иркен басып кына Сөйгән ярың киләме? Әллә синнән качып кына Яшьлек гомерең үтәме? Төннәр буе йоклый алмый ятам, Әллә чишмә челтрәп акканга? Әллә кошлар моңлы сайраганга? Әллә яшьлек үтеп киткәнгә? Төннәр буе йоклый алмый ятам. Төннәр буе йоклый алмый ятам. Әллә юллар алга чакырганга? Әллә җилләр шаулап искәнгә? Әллә кошлар моңлы сайраганга? Әллә яшьлек үтеп киткәнгә? Төннәр буе йоклый алмый ятам. Төннәр буе йоклый алмый ятам. Төннәр буе йоклый алмый ятам. Күпме карасам да карап туймыйм Идел буе каеннарына. Алар җитәкләшеп яланаяк Чыгар төсле Идел ярына. Мин яратам сезне, кардәшләрне, Хөрмәт иткән кебек яратам. Шуңа күрә сезгә багышланган Йөрәк җырларымны яңгыратам. Мин кояшка таба, үргә таба, Таң түренә таба юл алам. Гөлләр арасыннан үзәннәргә, Үләннәргә кереп югалам. Әгәр сездән аерып, еракларга Алып китә калса юлларым. Каен шаулавында ишетермен Туган җирнең үлмәс җырларын. Уф, дип суларлык түгел шул, Юк, дип еларлык түгел шул, Юк, дип еларлык түгел. Сорашмагыз хәлләремне, Хәлләр сорарлык түгел. Сорашмагыз хәлләремне, Хәлләр сорарлык түгел. Иртән торып тәрәз ачсам, Кошлар кунган миләшкә шул, Кошлар кунган миләшкә. Мин моңаймый кем моңайсын? Бер кешем юк киңәшкә. Мин моңаймый кем моңайсын? Бер кешем юк киңәшкә. Тәрәзә төбем исле гөл, Санадым сигез түгел шул, Санадым сигез түгел. Болай булганга уфтанмыйм, Бармак та тигез түгел. Болай булганга уфтанмыйм, Бармак та тигез түгел. Өй артындагы бодаем, Чыгаем да, ураем шул. Чыгаем да, ураем. Чит җирләрдә каберемне Куйдырмасын Ходаем. Чит җирләрдә каберемне Куйдырмасын Ходаем. Өй артында гөлләр чәчтем, Кырау гына тимәсен шул, Кырау гына тимәсен. Аерым кайгы – кайгы тугел, Илгә кайгы килмәсен. Аерым кайгы – кайгы тугел, Илгә кайгы килмәсен.
Песен-НИКИ
Загрузка...
Другие песни Салават Фатхетдинов
Все песни →
Туган кон
Салават Фатхетдинов
10 ел бергэ
Татарская музыка20049,936

Карлар ява
Салават Фатхетдинов
Сонлама
Татарская музыка20022,764

Кайтам эле туган якларыма
Салават Фатхетдинов
Сонлама
Татарская музыка20022,078

Салават абый дилэр
Салават Фатхетдинов
Сонлама
Татарская музыка2002948

Каен ауган
Салават Фатхетдинов
Сонлама
Татарская музыка2002913

Лэйсэнгэ
Салават Фатхетдинов
10 ел бергэ
Татарская музыка2004898
Похожие песни

Бигасс
SODA LUV
Ничего личного
Русский рэп201975,445

Бандана
Платина
РНБ КЛУБ
Русский рэп201859,979

Свадебное путешествие
Александр Буйнов
Острова любви
Русская эстрада199954,906

Каспий жағалауы
Azamat
Поп200134,438

Шпилька-каблучок
Лолита
Анатомия
Русская эстрада201433,308

Девочка 2D
Dead Rave
Singles 15-17
Русский рэп201828,891